Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көчек авылында калфак чигү буенча мастер-класс булды

Алдагы буыннарга мирас итеп калдырырга

Көчек авылы китапзанәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасы тәрбиячесе Шаехова Л. Н. белән берлектә "Тылсымлы милли бизәкләр" исемле темага кызыклы чара узды.

Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул - гомум кешелек кыймәтләренең нигезе. Димәк, балаларны кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җирнең үзенчәлекләре белән таныштыру гомум кешелек кыйммәтле белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч - үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, батып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләре балаларга җиткерү.

Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән милли гүзәллекне алдагы буыннарга мирас итеп калдырыр һәрбер кешенең изге хыялыдыр ул.

Шул уңайдан китапханәдә калфак тегү һәм чигү буенча "Әй калфагы, калфагы" дигән мастер - класс уздырдык, дип хәбәр итә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев