Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күчмә кабул итү автобусы Әгерҗе районына килде

Республикабызның барлык районнарында да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итүләре башланды. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында алып барыла. 18 август көнне мобиль кабул итү автобусы безнең районга да килде. - Безнең максат - халыкның яшәешен, аларны борчыган проблемаларны өйрәнү. Сездән кергән үтенеч-гозерләрнең барысы да Россия Дәүләт Думасына...

Республикабызның барлык районнарында да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итүләре башланды. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында алып барыла. 18 август көнне мобиль кабул итү автобусы безнең районга да килде.

- Безнең максат - халыкның яшәешен, аларны борчыган проблемаларны өйрәнү. Сездән кергән үтенеч-гозерләрнең барысы да Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга наказ булып барып ирешәчәк һәм алар Дәүләт Думасындагы эшчәнлекләрен шуларга нигезләнеп төзиячәк. Бер генә сорау да игътибарсыз калмас, - дип башлады һәр очрашуны мобиль төркемнең координаторы Александр Паймухин.

ТИРСӘ

Безнең райондагы беренче тукталыш Тирсә авылында булды.

Тирсәлеләрне, нигездә, авыл эчендәге юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, халыкка медицина ярдәме күрсәтү кебек проблемалар борчый. Сорау-теләкләрнең дә күбесе нәкъ менә шуңа кагылышлы иде. Ә менә мәктәп директоры Гөлфия Гобәйдуллина мәктәп автобусларына җылы гараж кирәклеген наказ итеп бәян итәргә булган.

- Кышкы салкыннарда бигрәк кыен гараж булмагач, - диде ул.

- Ә мин киләчәктә авыл җирендә спортны җәелдерүгә тагын да зуррак игътибар бирелергә тиеш дип уйлыйм. Спортны яратучы, иң мөһиме, матур нәтиҗәләргә ирешүче егет-кызларыбыз авылларда да бар. Шуңа авылларда да спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылырга, ярышларга алып бару өчен матди ярдәм күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм, - диде балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Сирин Галиуллин.

Ике сәгать барган очрашуда уннан артык сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

- Без аларның һәркайсын язмача теркәп, бүген кичен үк Казанга юллаячакбыз, - диде Александр Паймухин.

САРСАК-ОМГА

Аннан күчмә җәмәгать кабул итү автобусы Сарсак-Омгага юл тотты. Мобиль төркем килгәнне биредә халык көтеп тора иде инде.

Сарсак-омгалыларның беренче үтенече биредә чиркәүне торгызуга ярдәм итүгә кагылышлы булды. Әлеге чиркәү 2014 елда яңартыла башлаган иде. Төзелеш эшләре, нигездә, халыктан җыелган акчага алып барыла. "Чиркәүнең гөмбәзен төзүдә булса да матди ярдәм күрсәтелсә, эшләр тагын алга китәр иде. Аллаһ йортын тизрәк эшләп бетерәсебез килә", - диләр алар.

Сарсак-Омга лицееның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Надежда Олхаева компьютер кабинетының яңартылмавын халык илчеләренә җиткерергә булган. "Инновацион технологияләр көнләп түгел, сәгатьләп алга киткән заманда компьютерлар да заманча булырга тиеш", - ди ул. Ә менә Светлана Утехина күп кенә өлкән авылдашларының үтенечен җиткерергә дип килгән.

- Элек авыл фельдшерлык-акушерлык пунктларында дарулар да сатыла иде, ә хәзер рөхсәт итмиләр. Өлкән кеше гел шәһәргә бара алмый бит. Иң кирәкле даруларны булса да ФАПларда сатарга рөхсәт бирелсен иде. Өлкән авылдашларым шушы гозерләрен җиткерүемне үтенделәр, - диде ул.

ТӘБӘРЛЕ

Мобиль кабул итү автобусының алдагы тукталышы Тәбәрледә булды. Биредә халыкны су системасының тузган булуы борчый. Шулай ук авыл клубына ремонт та кирәк. Сорау-теләкләр арасында Сокман белән Тәбәрле арасындагы юлны төзекләндерүгә кагылышлысы да бар.

ххх

Менә шулай кыска гына вакыт эчендә бик күп үтенеч-гозерен җиткерә алды авыл халкы. Тиздән мондый мөмкинлек Красный бор авылы халкына да биреләчәк. Чөнки 28 августта күчмә кабул итү автобусы нәкъ менә әлеге җирлеккә килә. Ә 8 сентябрьдә тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе Әгерҗегә килеп җитәчәк.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев