Күчтәнәчләр алып кайтыйк яннарына
Иртәгә, 27 ноябрьдә, иң кадерле, изге күңелле, олы йөрәкле кешеләребез - ӘНИләребез бәйрәме. Тормыш, эш, гаилә мәшәкатьләренә чумып, вакыт юк дигән сәбәп табып, газиз кешегезне шушы олы бәйрәме белән котларга онытмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз! Әниләр турында нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, рәхмәтләр, котлаулар юлласак та, телефоннан хәлләрен белешеп торсак та,...
Иртәгә, 27 ноябрьдә, иң кадерле, изге күңелле, олы йөрәкле кешеләребез - ӘНИләребез бәйрәме. Тормыш, эш, гаилә мәшәкатьләренә чумып, вакыт юк дигән сәбәп табып, газиз кешегезне шушы олы бәйрәме белән котларга онытмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Әниләр турында нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, рәхмәтләр, котлаулар юлласак та, телефоннан хәлләрен белешеп торсак та, гомер көзендә ялгызы калган әниләр өчен баласының кайтып, иңеннән кочып, аның белән гөрләшеп чәй эчеп утырудан да зур бәхет юктыр.
Кадерләп үстергән йөрәк җимешләре очар кошлар кебек таралгач, АНА гомере буе бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр дип газиз баласын көтә. Күршесенең ул-кызлары кайтса, минеке дә кайтыр әле, вакыты гына юктыр дип баласын яклый, үзен тынычландырырга тырыша.
Әйе, тормышыбыз тынгысыз, эшебез күп. Әмма бу сәбәп түгел. Кайта алмастай җирдә дә түгелсеңдер. Бу ялларда күчтәнәчләр алып, әниең янына кайтып аны сөендер. Алар да бит мәңгелек түгел. Исән чакларында баласын көтеп, сагыш утларында янмасыннар әниләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев