Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кече Пурга китапханәчеләре Әгерҗегә тәҗрибә уртаклашырга килделәр

Бу – икенче очрашулары

Бүген Әгерҗе районына ут күршеләребез – Кече Пурга һәм Пугачево бистәсеннән китапханәчеләр килделәр. 

Әлеге чара Әгерҗе һәм Кече Пурга районнары арасындагы хезмәттәшлек килешүе кысаларында узды. Ике район китапханәчеләренең бу – икенче очрашулары. Узган елның декабрендә Әгерҗе районы китапханәчеләре Удмуртиядә яшәүче хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнар иде. Бу юлы алар ут күршеләребезне үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.  

Кунакларны районыбызда яшәүче татар, рус, удмурт милләтләренең милли ризыклары белән каршы алдылар. Аларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Язгөлем Гыймазетдинова һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова сәламләделәр. Очрашуда катнашучыларны үзәк һәм балалар китапханәләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Китапханәчеләр үзара фикер алыштылар, яңалыклар белән бүлештеләр. Наил Таҗиев, Язгөлем Гыймазетдинова, Чулпан Нурмөхәммәтова кунакларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Кунаклар балалар китапханәсендә яшь китап укучылар Дилия Закирова, Данил Закировның чыгышларын да сокланып тыңладылар. 

Бу көнне китапханәчеләр Иж-Бубыйда да булдылар.  Алар өчен сәүдәгәр  Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган музей-йортына, авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев