Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кечкенә генә чип зур проблемаларны хәл итә

Чип ничек куела?

Хайваннарны чиплаштыру программасы инде күп еллар эшли. Бүгенге көнгә район авыл хуҗалыгындагы бөтен терлек чиплаштырылган. Этләр белән бәйле проблема һаман кала бирә. Шул уңайдан ветеринария хезмәте вәкилләре чип куелмаган этләр асралучы шәхси хуҗалыкларга рейдка чыктылар.

НӘРСӘ УЛ ЧИП?

Иң элек чипның нәрсә икәнлеген искә төшерик. Халыкта чиплаштыру дип йөртелүче гамәл – хайванны электрон рәвештә теркәп, аңа уникаль номер бирү дигән сүз ул. Чип ничек куела? Хайванның тиресе астына нечкә шприц ярдәмендә номерлы микрочип кертелә. Белгечләр әйтүенчә, әлеге гамәл авыртусыз уза, бернинди аллергия һәм башка күренешләр күзәтелми. Әлеге номер буенча "Хорриот" системасына хайван турындагы бөтен мәгълүмат (яше, токымы, төсе), шулай ук хуҗасының адресы кертелә. Ул нигә кирәк? Этләр югалган очракта аларны эзләүне җиңеләйтә. Махсус сканер чиптан номерны "укый" һәм шуның буенча тиешле мәгълүматны табарга мөмкин. Чиплаштыру хайванның хуҗасын табу белән бәйле суд эшләрендә дә зур ярдәм күрсәтә.

КҮМӘК РЕЙД

Чип куйдырудан баш тартучылар янына рейдка без ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелегенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Полина Коробейникова белән бергәләп чыктык. Андый хуҗалар шәһәрдә дә, авылларда да бар әле. – 2025 елдан хуҗалыклардагы барлык этләрне дә чиплаштыру турында күрсәтмә чыкты. Халыкка уңайлы булсын өчен безнең белгечләр әлеге эш белән ел әйләнәсе шөгыльләнәләр. Аны вакцинация яки башка төр ветеринар чаралар барышында башкаралар, – дип сөйли Фәнис Хәсиятович. – Кызганычка каршы, барлык хуҗалар да моны аңлап бетермиләр. Шуңа күрә рейдларга чыгып аңлату эшләре алып барырга мәҗбүр булабыз.

Кешеләрнең чиплаштырудан баш тарту сәбәпләре төрле. – Киләсебезне алдан әйтеп куйсак та кемдер бу көнне өйдә булмый. Кемдер (әйтик, әби) этне үзе генә тотып тора алмый. Кемдер баш тарта, чөнки акча түләргә кирәк, – дип дәвам итә Полина Игоревна. – Кемдер, киресенчә, этне үзе алып килергә әзер, чип кына куелсын.

Рейд барышында алар чиплаштырудан баш тарткан өчен нинди җаваплылык каралуын аңлаттылар. Күпләр шунда ук процедураны башкаруга ризалыкларын белдерделәр.

Белгечләр этләрне йөртү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Зур, кечкенә булуына бәйле булмаган хәлдә муенчаклы баудан файдалану тиешле. Агрессив булган очракта борынчык та кидерергә кирәк. Федераль закон нигезендә этләрне ирекле йөртү тыела.

ХУҖАСЫЗ ХАЙВАННАР

Кызганычка каршы, һәр торак пунктта диярлек хуҗасыз этләр дә очрый. Алар чиплаштырылмый. Аларны тотып вакциналаштыру, стерильләштерү кебек махсус ветеринар чаралар уздырганнан соң биркалау тиешле. Эт агрессив булмаса шул ук урынга кире китереп куялар. Районда барлыгы 1133 эт чиплаштырылган.

Чиплаштыру мәсьәләләре буенча 2-46-42, 2-46-16, 2-46-13 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев