Халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат
Кичә Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды. Аңа 25 декабрьдә 91 яшь тулган иде.
- Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 де¬кабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин рай¬оны Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары.
- «Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Рес-публикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев