Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Халыкара олимпиадаларда алтын медаль яулаганнарга дәүләт башлыгы премиясе миллион сум тәшкил итәчәк

Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын бүләкләү мәсьәләләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2019 елның 1нче февраленә кадәр 2018 ел һәм алдагы еллар өчен гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Россия Федерациясе Президенты премиясен гамәлгә кую турындагы указ проектын тәкъдим итү йөкләнде.

 

Алтын медаль өчен – 1 млн, көмеш өчен – 500 мең, бронза өчен 400 мең сум күләмендә премия билгеләнә. Тренерларның һәркайсына - югарырак призлы урын алган халыкара олимпиада җиңүчесенә түләнгән премиянең тигез күләме билгеләнәчәк.

(“Ватаным Татарстан“).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев