Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Халыкны алдыйлар

Һәр өченче җинаять мәгълүмати технологияләр белән бәйле

Казанда ике көн эчендә 1800 машина һәм 1200 граждан тикшерелгән. Бу көннәрдә алдау һәм талау очраклары да арткан.

Коронавирустан саклануның төп чарасы – өйдә утыру. Ләкин бөтен халык та бу кисәтүне җитдигә алып бетерми, урамда йөрүләрен дәвам итә. 

Карантин һәм үзизоляция режимын саклауны Казан урамнарында 1 мең 92 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тикшерә. 198 патруль машинасы һәм 185 җәяүлеләр посты куелган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков эшлекле дүшәмбедә әйткән сүзләренә караганда, урамда законсыз йөрүләрне тикшерү буенча рейдлар оештырылган. Ике көн эчендә 1800 машина һәм 1200 граждан тикшерелгән. 13 кешедән эш бирүченең белешмә кәгазе алынган, 33 кеше – 15 мең, 29ы – 7,5 мең сум штрафка тартылган. Өч кешегә кисәтү ясалган. Бу көннәрдә алдау һәм талау очраклары да арткан. 

– Элек бер атнага талау очраклары сигез булса, хәзер ун-ундүрт очрак теркәлә. Бу төр җинаятьләр күбрәк кибетләрдә күзәтелә. Шәһәрдә һәр өч енче җинаять мәгълүмати технологияләр белән бәйле. Тиз генә акча отасың дигән булып счетлардан акча урлау очраклары атнага ике-өч булса, хәзер унга кадәр арткан. Мошенниклар медицина товарлары сатабыз дип даруханә хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып алдый, – дип сөйләде Валерий Саматошенков.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев