Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әхли Фәйзуллинга районның Мактаулы гражданины исеме бирелде

Ул - табигать баласы

“Мин кеченәдән табигатькә гашыйк. Әле хәзер дә урманнан бер әйләнеп кайтсам, яшәү көчем арткандай була. Бакча артында гына – нарат посадкасы, авыл янында гына – урман. Йә, тагын кайда бар шундый матурлык?!” – ди Азевода яшәүче Әһли ага ФӘЙЗУЛЛИН.

АГА ЧИШМӘ ЧЕЛТЕР-ЧЕЛТЕР
Тумышы белән Хор.Ключ авылыннан Әһли абый.
– Гаиләдә унбер бала үстек без. Әнием Миңнекамал – “Ана даны” медале иясе. Әтием Галиәскәргә Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашып, туган авылына исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Мин 1953 елда дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән туган ягым болыннарына, аның чишмәләренә гашыйк мин. Сабый вакытта ук чишмә агышын күзәтергә ярата идем. Беренчедән, чишмә суының тешләрне камаштырырлык салкын булуы гаҗәпләндерсә, икенчедән, аның гел бер юнәлештә челтер-челтер килеп агуы соклану уята иде, – дип сөйли.
Һөнәрнең дә авыл, туган җир белән бәйлесен сайлый ул: Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агрономлыкка укырга керә. Еллар узгач Ижау авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала.

СУ – ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ
Хезмәт юлын Чапаев исемендәге колхоз бригадиры булып башлаган яшь белгечкә бераздан “Маяк” колхозы белән җитәкчелек итүне йөклиләр. Әлеге эшкә бик авырдан ризалашса да, җаваплы вазифаны унөч ел дәвамында башкара.
– Колхоз рәисе булып эшләгәндә дә үземнең табигать улы икәнлегемне онытмадым. Әле дә исемдә: язгы чәчүне тәмамлагач, иң беренче эш итеп авыл буасы янында җыен уздырдык та аны торгызырга булдык. “Алга” колхозының ул чактагы рәисе Җәүдәт Кәримов 86 данә сазан (карп) балыгы бирде. Шуны җибәрдек һәм ул үрчеде. Ий, рәхәтләнде халык балык тотып. Хәзерге вакытта шул буаны тәртипкә китерүләренә дә бик сөенәм, – дип дәвам итә. – Гомумән, су чыганакларына, аларны төзекләндерүгә игътибар бирергә тырыштым. Чөнки су – яшәү чыганагы бит ул. Шуңа бәйле рәвештә авыл эчендәге колонкаларны тәртиптә тотуга, аларны төзекләндерүгә вакытны кызганмадык.
Нәкъ шул елларда дару үләннәре җыярга да өйрәнә ул.
– Чүп үләне белән көрәш – колхоз рәисенең төп бурычларының берсе. Әмма чүп үләне арасында дару үләннәре дә күп бит. Белгечлегем буенча агроном буларак, бу миңа яхшы таныш. Шуңа күрәдер, чүп үләннәре белән көрәш алып барганда мин алар арасыннан файдалысын табып җыеп бара идем. Бу гадәтем хәзер дә дәвам итә. Дару үләннәреннән тупланган нинди генә бәйләмнәр юк безне хуҗалыкта?! – ди Әһли ага.

ИКЕНЧЕ СУЛЫШЫМ АЧЫЛГАНДАЙ БУЛДЫ
1997 елда районда “Кичке Таң” заказнигы оешканнан соң аның директорлык вазифасы Әһли Фәйзуллинга йөкләнә.
– Әлеге эшкә билгеләнгәннән соң икенче сулышым ачылгандай булды. Әйтерсең, мин гомерем буе шушы вазифаны көтеп яшәгәнмен. Биредә төп бурычыбыз чишмәләрне торгызу, урманнарны саклау, Кызыл китапка кергән флора һәм фаунаны барлау, торгызу кебек табигатьне саклауга юнәлтелгән йөзләгән чарадан гыйбарәт иде. Мәктәпләрдә экологик чаралар уздырдык, табигатьне яратучылардан отрядлар тупладык. Эшебезнең тагын бер мөһим юнәлеше – үсеп килүче буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичкетаңда Җир Хартиясе аллеясын булдыру, анда Хартия ташын урнаштыру – болар да буыннан-буынга тапшырылып барылачак бик тә кирәкле гамәлләр. Тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә дә бик күп эш башкардык: төрле күргәзмәләр, конференцияләр, симпозиумнарда катнаштык, хәтта чит илгә дә барырга туры килгән чаклар булды, – дип сөйли, горурланып. – Әле хәзер дә табигатьне саклау белән бәйле төрле чараларга чакырып торалар. Мөмкинлек булганда бик теләп барам.

ТӘРТИП ЯРАТАМ
– Лаеклы ялда булсам да, авыл тормышында да катнашырга тырышам. Табигатькә зыян салучыларга битараф кала алмыйм. Җәй көне иртүк торып бәрәңге бакчасына чыгам. Анда бер чүп тә үстермим. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында җәмәгатем Роза хуҗа булса, бәрәңгенекендә – мин. Бик яратып эшлим анда. Бөтен җирдә, һәр эштә тәртип булганны яратам, – ди Әһли ага. – Ике улыбыз да – хәрби, гаиләләре белән Ижауда яшиләр. Аларны, өч оныгыбызны төп йортта һәрчак сагынып көтеп алабыз. Аларда да Табигать-Анабызга мәхәббәт тәрбияләүне иң беренче бурычыбыз итеп саныйбыз, – дип дәвам итә.
– Көн саен урамнардан җәяү йөреп кайтам. Йөргәндә уем белән урманнарны, аланнарны буйлыйм, – ди Әһли ага. 
Әлеге сукмаклар өзелмәсен дә, әле тагын озак еллар кабат-кабат урарга язсын авыл урамнарын табигать улына.
Дания АБЗАЛИЕВА
Районның Мактаулы гражданины Әһли Фәйзуллин район башлыгы Азат Вәлиев һәм аның урынбасары Илфат Ямалиев белән. / Д.Абзалиева фотосы

Әһли Фәйзуллин “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә, “Хезмәт ветераны”, “ТРның атказанган экологы” исемнәренә лаек. ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, ТР Министрлар Кабинетының күпсанлы Дипломнары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. “Заказниклар” экоүзәгенең  “Золотой бурундук” мактау билгесе иясе. Узган ел район Советы Карары нигезендә аңа “Районның Мактаулы гражданины” исеме бирелде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев