Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

ХӘРБИ-ДИҢГЕЗ ФЛОТЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз!

Барыгызны да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Хәрби-диңгез флоты көне белән ихластан тәбрик итәбез.

Бу көн – Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаек­лы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме. Районыбызда хәзерге вакытта матрос тра­дицияләренә тугрылыклы 300дән артык хәрби-диңгез флоты ветераны яши. Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне бай тарихы булган истәлекле дата белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телибез.

Әгерҗе районының хәрби­-диңгез флоты ветераннары советы җитәкчесе Илфат ЯМАЛИЕВ.

Район хәрби комиссары Илгиз ГАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев