Хәтер стенасын торгызуга һәр райондашыбыз үз өлешен кертә ала
Яшәеш

Хәтер стенасын торгызуга һәр райондашыбыз үз өлешен кертә ала

Матур хыялны чынбарлык итәсе иде

Район хакимияте бинасы каршындагы Җиңү паркы мәйданында тиздән “Хәтер стенасы” мемориалы барлыкка киләчәк.  

–     Районда эшли башлаган вакытларда ук яныбызга Әгерҗедә дә Хәтер стенасы төзү тәкъдиме белән килүчеләр булды. Шул чакта ук әлеге тәкъдим турында уйлап, төрле вариантларын карый башлаган идек. Чыннан да, республикабызның күп кенә район үзәкләрендә мондый мемориаль комплекслар бар инде. Безнең районның күп авылларында Бөек Җиңүгә өлеш керткән якташларыбызның исемнәре уелган һәйкәлләр урнаштырылган. Әгерҗедә дә андый урын булырга тиеш. Халык үзенә тыныч тормыш бүләк иткән батырларны белергә бурычлы. Шуңа күрә әлеге комплекста сугыш кырларында башын салган һәм хәбәрсез югалганнар исемлеге дә, сугыштан исән кайтып, илне торгызуга лаеклы өлеш керткән якташларыбызның исемнәре дә урын алыр дип күзаллана, – ди район башлыгы Азат Вәлиев. 

Матур хыялны чынбарлык итүгә алынучы – Әгерҗедә төзеләчәк транспорт-логистика үзәгенең төп инвесторы, Чаллының “Зур” оешмасы директоры, “Яңа тормыш” инициатив төркеме җитәкчесе Марат Шәфигуллин.    

–    Бүгенге көндә мемориаль комплексның проекты әзер дияргә була. Хәтер стенасы, ярымбоҗра рәвешендә булып, Мәңгелек ут тирәли урын алыр дип уйлыйбыз, – ди Марат Ринатович. 

Мемориаль комплекс җәй ахырына әзер булыр дип күзаллана. 

“Хәтер стенасы”нда урын алачак якташларыбызның исемлеге белән Әгерҗе районы сайтында танышырга мөмкин. 

–     Бу уңайдан әгерҗелеләргә үтенечебез бар. Әлеге сайтка (https://agryz.tatarstan.ru) кереп, ветераннар турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Төгәлсезлекләр булган очракта 22757 телефоны буенча район музеена шалтыратуыгызны сорыйбыз, – ди район тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Гөлнас Джаметова.    

Хәтер стенасын торгызуга һәр райондашыбыз да үз өлешен кертә ала. 

Карта номерлары: СБЕРБАНК 4276620013100486
ВТБ 5368290093078584
Карталар 9172710827 номерлы телефонга бәйле.  
Алучы – Рәзилә Рафиковна Г.
Мондый изге эшкә үз өлешеңне кертү – район тарихында да матур эз калдыру дигән сүз бит ул. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев