Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичер мине, әнием (хикәя)

Ачынырга, үкенергә, еларга мәҗбүр итте

Күрше бүлмәдә остабикә сузып-сузып Коръән укый. Әнисенең вафатына ун ел бүген. Дамир мәҗлестә бераз гына утырды да, әкрен генә икенче бүлмәгә чыкты. Беркем дә игътибар итмәде, дөресрәге, моңа өйрәнеп беттеләр инде. 

Кулына әнисенең фотосурәтен алып, менә йөзенче-меңенче тапкыр ул аннан гафу сорый. Әтисе, әбисе тәрбиясендә үсте ул. Әнисе өйдән чыгып киткәндә, биш яшь кенә иде әле аңа. Әтисен дә, әнисен дә бик яратты ул. Әти белән әни дә бер-берсенең күзләренә генә карап яшәде.

Әбисе генә читтән килгән киленне сөймәде: улы югында гел кычкырышулары, әтисе кайткач аңа әнисен әләкләүләре бераз исендә Дамирның. Ахырда түзмәде ана, әйберләрен тутырды да, улын җитәкләп китәргә җыенды. Ул мәхшәр дә хәтерендә малайның. Әби кеше, Дамирны әнисе кулыннан йолкып диярлек алды да киленне капканың теге ягына этеп чыгарып, келәне элеп тә куйды.Усал иде шул әби, гаиләдә генә түгел, аймакта да аның сүзе сүз иде. Шуңа да капка артында улын сорап тилмергән хатынны кызгансалар да, ярдәм итәргә йөрәкләре җитмәде. 

Алай да әнисен күрше Фатыйма карчык төн кундырган, ә иртән сумкасын тотып, әкрен генә олы юлга чыгып киткәнен күргәннәр. Әбисенең  үзен бүлмәгә бикләп куйганы, елый-елый йокыга киткәне төштәге кебек кенә исендә Дамирның. Болары – әнисе турындагы якты хатирәләр. 
Аннан соң әбисе малайны үзенчә тәрбияли башлады. “Әтиең икенче әйбәт әни алып кайтыр, бу әниең безгә тиң түгел иде”. Малай тиң түгелнең ничек икәнен башта төшенмәде, соң, бик соң барып җитте әби кешенең сүзләре аның башына, үзе өйләнергә җыенгач кына. Аның Зөлфиясен дә яратмады бит әбисе. Имеш, әти-әнисе терлекчелектә эшләгән  күрше кызы аңа тиң түгел. Әмма егет үз сүзендә нык торды: акны карадан аера башлаган иде инде ул. Әнисе аның ятимә булган, әтисе әбисе рөхсәтеннән башка өйләнгән икән  йортсыз-җирсез, мал-мөлкәтсез хатынга. Ә әти кеше икенче әни дә, өченче әни дә алып кайтмады. Кемнәрдер белән йөреп караса да, әллә усал каенана янына, әллә үги ул янына, әллә инде пешмәгән ир янына килергә теләүче булмады. Ә әнисе килде аның, әмма капка аша уздыручы гына булмады. Дамирны башта чыгармадылар, соңыннан әби сүзләре малайга  ананы  дошман ясады, ул аны күралмас булды. Юлда  үзен генә дә очратып карады ана, мәктәбенә дә килде. Ләкин Дамир аның белән сөйләшмәде, алып килгән бүләк-күчтәнәчләрен  дә  кабул итмәде.. 

Малайга унбиш яшь тулганда Дамир әнисенең авыру хәбәрен ишетте, әмма моңа әллә ни игътибар бирмәде. Ә унберенче сыйныфта укыганда әтисе  әнисенең вафат булуын әйтте һәм алар әнисен җирләргә бардылар. Әнисе соңгы көннәрен туган авылында  үткәргән, апасы тәрбияләгән аны. Аларга да ул хәбәр иткән. 

Соңыннан апасы аңа бер дәфтәр тоттырды, әнисенең аңа тапшырырга кушуын әйтте. Дамир дәфтәрне алса да алды, алмаса да алды. Өйгә кайткач китаплары артына тыгып куйды, кулына алып укый алмады. Алай да бер кичне дәфтәрне кулына алырга көч тапты ул үзендә, соңгы битне япканда таң атып килә иде инде. Һәм күп нәрсәгә күзен ачты  әнисе калдырган язмалар. Шулай булмыйча, әнисе улына адреслаган бу дәфтәрдә  аннан аерым яшәгән елларда кичергән-күргәннәрен, аңа булган хисләрен сурәтләгән. Дамир елый-елый укыды, ничә еллар буылып торган күңел чишмәсе ерылды аның. Барысын да аңлады егет, боларны  аңларлык яшьтә иде инде ул. Ләкин бик соң аңлады шул. Нәкъ менә шул егетне ачынырга, үкенергә, еларга мәҗбүр итте. Әнисе алдында бик-бик гаепле икән бит ул... 

Ул вакыйгадан соң ун ел гомер узган. Әбисе дә күптән вафат, әтисе дә картайды инде, өйләнә дә алмады, авылдагы өйләрендә беръялгызы гомер сөреп ята. Сирәк кенә булса да гаиләсе белән Дамир кайтып хәлен белешеп килә, үзе дә килештерә. Менә бүген дә күрше бүлмәдә  хатыны рухына дога кылып утыра ул. Яши белмичә узган үз гомере, ана назын күрмичә үткән баласы гомере өчен үкенә торгандыр ул да. Ләкин ни файда... 

Түрдә остабикә сузып-сузып Коръән аятьләре укый...

Розалия КӘРИМОВА.
Яңавыл. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев