Кичә Әгерҗе районында боз яуган. Кайсы авылда?
Кичә кич социаль челтәрләр аша Әгерҗе районында боз явуы турында хәбәр таралды.
Баксаң, кичке сәгать 4ләр тирәсендә Иске Эсләктә яуган икән ул. Бүген шалтыратып белештек.
- Ун минут тирәсе булды әлеге мәхшәр. Борчак зурлыгындагы бозлар төшә торды, эри барды. Яшелчә, җиләк-җимешкә артык зыян килмәде, – диде авыл халкы.
Аннан соң бик көчле яңгыр яуган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев