“Кичке Таң“ заказнигында – яңа җитәкче
МӘННАПОВ Руслан Ромель улы “Кичке Таң“ Дәүләт табигый заказнигы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Р.Мәннапов 1983 елда туган. Кичкетаң урта мәктәбен тәмамлагач Удмурт дәүләт университетының юриспруденция факультетында белем алган.
Хезмәт юлын 2011 елда Кама буе территориаль идарәсендә аналитик контроль инспекциясе белгече булып башлый. 2014 елдан – “Прогресс-авто“ автосалонында сату буенча менеджер. 2016 елдан яңа вазифага билгеләнгәнче шәхси эшмәкәр булган.
Руслан Мәннапов өйләнгән, җәмәгате белән өч бала үстерәләр.
Ххх
Моңа кадәр күп еллар “Кичке Таң“ заказнигы белән җитәкчелек иткән Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин лаеклы ялга китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев