Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кичкетаңда башта өмә уздырганнар, аннан ботка пешергәннәр

Кичкетаңда Карга боткасы бәйрәмен ел саен зурлап уздыралар. Быел аны тагын да үзенчәлекле иткәннәр.

Иртәнге якта Изге чишмәнең тирә-юнен чистартканнар. Аннан казанда пешкән ботка белән сыйланганнар. Учакта ботканы аш-су осталары, Хәлил абый пешергән. Лилия апа, Мәүлидә апа пешергән, Сокманнан Мәдинә апа җибәргән коймаклар белән чәй эчкәннәр. Мөхәммәтазат хәзрәт һәм Гөлзар абыстай, Равил абый белән Алсу апа, Әгерҗедә яшәүче Ира апа балаларны тәм-томнар белән сөендергәннәр. Бик матур һәм мул табын артында тәмле ризыклар белән хуш исле чәй эчкәннәр, күңелле уеннар оештырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев