Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кичкетаңда берьюлы өч бәйрәм уздырдылар + ФОТО

Төзек, заманча авыл урамнары туп-тулы: оныкларын җитәкләгән ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, дин кардәшләрен сыйларга мич ашларын ак сөлгегә төреп ашыгучы апалар, машиналарда җилдерүче ир-егетләр - Әгерҗе капкасы булган Кичкетаңда Корбан бәйрәме, Авыл һәм Изге чишмә көннәре уңаеннан уздырылган чараны чагылдыручы күренеш бу. Искиткеч гүзәл манзара! Юмартлык, мәрхәмәтлелек бәйрәме -...

Төзек, заманча авыл урамнары туп-тулы: оныкларын җитәкләгән ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, дин кардәшләрен сыйларга мич ашларын ак сөлгегә төреп ашыгучы апалар, машиналарда җилдерүче ир-егетләр - Әгерҗе капкасы булган Кичкетаңда Корбан бәйрәме, Авыл һәм Изге чишмә көннәре уңаеннан уздырылган чараны чагылдыручы күренеш бу. Искиткеч гүзәл манзара!

Юмартлык, мәрхәмәтлелек бәйрәме - Корбан гаетендә Кичкетаңда быел да йөздән артык кеше корбан чалган. Сокланырлык күңел байлыгы! Бәйрәмгә әзерлек эшләре дә киң колачлы булган - зиратның алгы ягының коймасы, капкасы яңартылган. Авылдашлары Фәйзелхак һәм Мәрьям каберләренә яңа чардуганнар куйганнар, алар исеменнән атап Азат хәзрәт Гатин һәм Тәлгать Яппаров аерым корбан чалган. Гает көннәре менә шулай чын бәйрәм рухы алсын өчен һәркем үзеннән булдыра алганча өлеш керткән. Воткинскидан Гөлфирә Сәетгәрәева корбанлык итен бөтен килеш бәйрәмдә сыйлану өчен китергән. Кунаклар да буш кул белән килмәгән, сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылырдай иде. Бәйрәм сыен, тәмле итле ботканы бәйрәмгә килә алмаган карт-карчыкларга, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына да илтү җаен таптылар оештыручылар.

Быелгы Корбан гаете уңаеннан мәҗлесне авыл уртасындагы Изге чишмә янында уздыру уңышлы уйланылган. Кызу темплар белән алга чабучы гомер агышында бирегә еш килү җаен табалабызмы икән?! Югыйсә, шушы чишмә чыңы кичкетаңлыларны гомер буе озата бара бит! Бу чишмәне чистартуны оештырган, Экология министрлыгы һәм РИТЭК җәмгыяте ярдәмендә төзекләндерүгә ирешкән Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев чишмәне элек карап торган кешеләргә соклануын белдерде. Аның тирәсендәге матурлыкны сакларга кирәклеген дә искә төшереп үтте.

- Без биредә уйнап үстек. Изге чишмәбез белән горурлану гомер буе озата бара. Чишмә көне үткәрү - матур гамәл. Кичкетаңда хәтта "Чишмә" дигән кибет тә бар, - диде Җәүдәт Исхаков һәм үзе язган шигырьгә язылган көйне башкарды.

Чишмәне юкка гына "илһам чыганагы" димиләр шул. Сафа Фәррахов, Нәсимә Сипова, Рәмзия Җиһангәрәева, Рима Зарипова, Вәзир Шакиров язган шигырьләр, Алсу Дәүләтшина һәм Хәлимә Шәмсиева җырлары, балалар башкаруындагы бию чишмәләргә карата тирән ихтирамны чагылдырды.

Кичкетаңда ул тирәдәге юкка чыккан авыл кешеләрен дә очраштыру, аларга туган нигезләрен искә алу кебек бик күркәм гадәт тә яшәп килә. Ә быелгысын үзләренә - Кичкетаңга багышладылар. Иртә таңнан авыл тутырып 200дән артык сыеры булган көтү чыгуы белән мактанырдай Кичкетаң кебек авыллар районда тагын бармы икән?! Ә Кичкетаң тырышып, эшләп, күп итеп мал асрап, бай яши. Бәйрәмгә шәһәр-авыллардан күпләр кайткан икән, бу - авылны зурлау, аны хөрмәтләүнең күркәм чагылышы. Бергәләп сөенә белү - нинди хозурлык!

Матур яши кичкетаңлылар. Шул матурлыкның бер өлеше чишмә буена да күчкән иде. Һәр хуҗалыктан матур чәчәк бәйләмнәрен чишмә буена алып килеп тезеп куйганнар. Эшли дә, аны матур итеп билгеләп үтә дә беләләр биредә. Бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка, берничә йөз кешеле шушындый очрашулар оештырып лаеклы рәвештә халык рәхмәтен ишетеп яшәүче авыл мулласы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга, аның уң кулы Гөлзар абыстайга, сүз остасы Рамилә Хикмәтуллинага чиксез күп рәхмәт яңгырады бу бәйрәмдә.

- Без авылдашларыбызга сокланабыз. 91 яшьлек Рәйсә апа Зарипова нинди матур шигырь язган. Гөлзар Гатина чишмәдәге күпердән егылып төшкән кыз бәетен үзәк өзелерлек итеп укыды. Шаршадыдан Гөлзар абыстай Хәбированың мөнәҗәт көйләвен дә сокланып тыңладык. Нинди тирән моң! Фәрит Гарипов ясаган картиналар шул чорны бик җанлы итеп чагылдыра, - диделәр Әлфия һәм Зөлфия Мәрдановалар.

- Мин биш баланы тәрбиягә алдым. Бүген улым Эдик Корбан бәйрәменең ничек үтүен үз күзләре белән күрде. Яшьтән үк белеп үскәч буыннар чылбыры өзелмәс, - диде Шаршадыдан Фәнилә Хәбирова.

- Тарихи вакыйга бу. Мондый гажәеп бай эчтәлекле халык бәйрәмнәре сирәк уза. Үрнәк алырлык гамәл. Беркемне дә чакырып китермәгәннәр, үзләре теләп кигәннәр, - диде Иж-Бубыйдан килгән мәгариф ветераны Раиф Гәрәев.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев