Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кичкетаңда яшәүче Фәнилә Зарипованың һәр кул эше тормышка мәдхия булып яңгырый

Күзләреннән дә җылылык бөркелә

Кичкетаңда яшәүче Фәнилә ЗАРИПОВАның Җиләкле Чишмә авылы кызы икәнлеге өенең бусагасын атлап керүгә үк ачык күренә: елның теләсә кайсы вакытында тумбочкада – җиләк тәлгәшләре, тәрәзә төбендәге чәчәкләр арасында да, өстәлдәге тәлинкәдә дә – кып-кызыл җиләкләр... Махсус җеп белән бәйләнгән бу җиләкләрдән ямьле җәй җыры, тормышка мәдхия яңгырый сыман.

Фәниләнең әтисе Гәрәй сугыштан исән-сау кайтса да ил азатлыгын яулаганда алган яралардан озак яши алмый. Шуңа тормыш йөген әнисе белән икәүләп тарталар. Унике яшьтән фермада эшли Фәнилә: сарык та, таналар да карый, сыер да сава. Авылларында янгын чыккач, Кичкетаңга күченергә туры килә. Биредә ул лаеклы ялга киткәнче яраткан эшендә – сыер савуда хезмәт куя. 

– Ходай миңа эш бәхете бирде. Аны һәрчак күңел биреп башкардым. Хезмәттәшем Розалия Мулланурова белән гел алдынгылар исемлегендә булдык, – ди хезмәт ветераны.

75 яшенә кадәр үз хуҗалыгында да сыер тота. Тугызынчы дистәсен ваклый башлаган авыл уңганының хәзер төп шөгыле – бәйләү, бакчада эшләү, чәчәкләр үстерү.

Кул эшләре турында сөйләшкәндә, күзләреннән дә җылылык бөркелә сыман аның.

– Без кечкенә чакларда кич утырырга йөриләр иде бит. Әниемнең һәм күрше апаларның йон эрләгәнен һәм бәйләгәнен күргәч минем дә өйрәнәсем килде. Берсенә дә өйрәт әле димәдем, карап тордым да тәвәккәлләдем. Оекбаш һәм бияләйләр бәйләп шомаргач, үзем йон эрләп шәл бәйли башладым, – дип бик “тәмләп“ сөйли ул яраткан шөгыле турында.  

Аннан бер-бер артлы башлык, перчатка, свитер, фуражка, камзул бәйли. Озын оеклар модасы чыккач, анысын да төсле җепләр белән бизәкләп эшли. 
Бәйләргә генә түгел, чигәргә дә бик ярата ул. Кайдандыр бик матур итеп чигелгән кулъяулык табып, аны сүтеп карап, чигү серләренә дә үзе төшенә. Озакламый караваттагы япмаларда, тәрәзә пәрдәләрендә, кашагаларда аның күз явын алырдай матур бизәкләре пәйда була.

Кичкетаңда яшәүче кул эшләре остасы Фәнилә Зарипова язмышы турында тулырак итеп 21 гыйнварда чыккан газетабызның 2 нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев