Киләсе атнада татарстанлыларны кыска эш көне көтә
Августта биш көнлек эш атнасында татарстанлыларны 21 эш көне һәм 10 ял көннәре көтә
Киләсе эш атнасы Татарстанда бер сәгатькә кыскарак булачак. Бу Республика көнен 30 августта бәйрәм итү белән бәйле. Бәйрәм алды көнендә, 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскара. Әмма өстәмә ял көнен республика халкы ала алмый, чөнки бәйрәм шимбә көнгә туры килә.
Федераль бәйрәмнәрдән аермалы буларак, республика бәйрәмнәре ял көннәрен күчерүне күздә тотмый. Августта биш көнлек эш атнасында татарстанлыларны 21 эш көне һәм 10 ял көннәре көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев