Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Киләсе елда беренче эш көне - 12 гыйнвар

Россиядә һәм аның төбәкләрендә яшәүчеләрне 2015 ел башында озакка сузылган каникул көннәре көтә, ул 1 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр булачак. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә Россия халкы 1сеннән 6сына кадәр һәм 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк - бу көннәргә Яңа ел каникуллары туры килә. Моннан кала, 7 гыйнварда...

Россиядә һәм аның төбәкләрендә яшәүчеләрне 2015 ел башында озакка сузылган каникул көннәре көтә, ул 1 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр булачак.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә Россия халкы 1сеннән 6сына кадәр һәм 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк - бу көннәргә Яңа ел каникуллары туры килә. Моннан кала, 7 гыйнварда Христос Раштуасы туры килә. 3-нче гыйнвар ял көне 9-нчы гыйнварга күчерелә, ә 10 һәм 11 гыйнвар көннәре ял көннәре булып тора. Шулай итеп, 12 гыйнвар 2015 елда беренче эш көне булып тора.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының реконмендация хатында билгеләнгән вакытка яраклаштырып, мәктәп укучыларын Яңа ел бәйрәмнәрендә ике атналык каникуллар көтә: 29-нчы декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев