Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Киләсе елда Әгерҗедә референдум булачак

Бүген район хакимияте бинасында "Әгерҗе шәһәре" берәмлеге Советы утырышы булды. Утырыш башланганчы, район башлыгы Валерий Макаров шәһәр Советы депутатларына значоклар һәм таныклыклар тапшырды. - Депутат дигән исемне аклап, чын мәгънәсендә халык илчесе булыгыз, шәһәрдәшләребезнең ихтыяҗларын кайгыртыгыз, - дигән теләген җиткерде. Аннан 2016 елга "Әгерҗе шәһәре" берәмлеге бюджеты кабул ителде. Ул...

Бүген район хакимияте бинасында "Әгерҗе шәһәре" берәмлеге Советы утырышы булды.

Утырыш башланганчы, район башлыгы Валерий Макаров шәһәр Советы депутатларына значоклар һәм таныклыклар тапшырды.

- Депутат дигән исемне аклап, чын мәгънәсендә халык илчесе булыгыз, шәһәрдәшләребезнең ихтыяҗларын кайгыртыгыз, - дигән теләген җиткерде.

Аннан 2016 елга "Әгерҗе шәһәре" берәмлеге бюджеты кабул ителде. Ул дефицитсыз булачак: кереме дә, чыгымы да 429 миллион 996900 сум.

Тагын бер көн тәртибе 2016 елда Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы референдум турында булды. Исегезгә төшерәбез: быел рефрендум уздырылып, һәр шәһәр кешесеннән 200 сум акча җыю турында килешенгән иде. Алдагы елда да бу сумма үзгәрешсез калачак. Ә менә референдум уздыру көне 28 февраль булыр, мөгаен. Бу хакта "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев