Китапханәче Россия Президентының истәлек медаленә лаек
Фәридә Фрид кызы әлеге форум кысаларында “Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры” номинациясендә лауреат буларак та бүләкләнгән
Кырынды авылы китапханәчесе, волонтер Фәридә Артемьева “Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивален әзерләүгә һәм уздыруга керткән өлеше өчен” истәлек медале белән бүләкләнде.
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта “Мәрхәмәтле Татарстан” форумы узды. Ул “Волонтерлык гомер буе” концепциясе буенча гамәлгә ашырыла һәм мәктәп укучыларыннан алып көмеш волонтерларга кадәр барлык яшьтәге активистларны берләштерә.
Әлеге чарада республикадан ике мең кеше катнашкан. “Көмеш волонтерлык” секциясендә Кырынды китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фәридә Артемьевага Россия Президенты Владимир Путинның “Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивален әзерләүгә һәм уздыруга керткән өлеше өчен” истәлек медале һәм Мактау грамотасы тапшырылган.
Фәридә Фрид кызы әлеге форум кысаларында “Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры” номинациясендә лауреат буларак та бүләкләнгән. Татарстан Республикасында “Көмеш” иреклеләр хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен аңа ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәгенең Рәхмәте дә белдерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев