Кияүнең әнисе кәләшне күргәч аны үзенең кызы булуын таный
Чынлыкта булган ышанмастай вакыйга
Гадәти булмаган тетрәндергеч вакыйга Кытайның Сучжоу шәһәрендә була. Бу хакта Oriental Daily хәбәр итә.
Туй гөрләгәндә кияүнең әнисе улы сайлаган кызның аңа бик тә таныш булуын сизенә. Ул 20 ел элек югалган кызы булып чыга. Ана кеше газиз баласын кулындагы миңнән таный.
Башта кайнана буласы кеше барысын да кәләшнең әти-әниләреннән белешә. Алары, чыннан та, баланың үзләренеке булмавын, аны моннан ике дистә ел элек юлда тапканнарын, үзләренеке кебек тәрбияләгәннәрен сөйли, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".
Килен чын әнисенең кем икәнен белгәч, бәхетеннән елап җибәрә. Шунысы игътибарга лаек, күбрәк һинд киносы сюжетына охшаган тарих туйга нокта куймый. Кияү дигәне дә бу хатын-кызның үз улы булып чыкмый - ул аны кызын югалтканнан соң уллыкка алган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев