Клара Булатова – Әгерҗедә
Әгерҗе район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган укытучысы, Рафаил Төхвәтуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе узды. Кичәнең хөрмәтле кунагы Клара Булатова үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Каләм ияләре Рәмзия Зарипова, Наилә Харисова, Фәридә Хафизова тарафыннан...
Әгерҗе район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган укытучысы, Рафаил Төхвәтуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе узды.

Кичәнең хөрмәтле кунагы Клара Булатова үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Каләм ияләре Рәмзия Зарипова, Наилә Харисова, Фәридә Хафизова тарафыннан аның шигырьләре укылды, шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды.
Районыбыз шагыйрәләре бәйрәм кунагына үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Халык күңелен яулап алган шагыйрә алдагы елларда да мондый очрашуларга килергә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев