Күләгәштә Хәйрия концерты була
25 ноябрьдә 19 сәгатьтә Күләгәш Мәдәният йортында зур Хәйрия концерты була. Анда барлык мари коллективлары катнаша. Концерттан кергән акчалар Күләгәш егете - беренче группа инвалид Артем Ивановка Курганга дәвалау курсларына бару өчен тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез: 26 яшьлек Артем сигез ел элек юл һәлакәтенә эләккән һәм аның умыртка сөягенә зыян килгән....
25 ноябрьдә 19 сәгатьтә Күләгәш Мәдәният йортында зур Хәйрия концерты була. Анда барлык мари коллективлары катнаша.
Концерттан кергән акчалар Күләгәш егете - беренче группа инвалид Артем Ивановка Курганга дәвалау курсларына бару өчен тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез: 26 яшьлек Артем сигез ел элек юл һәлакәтенә эләккән һәм аның умыртка сөягенә зыян килгән.
Узган ел ул Курганда дәвалану узган, яхшы якка үзгәрешләр дә бар. Анда бару өчен бик күпләр ярдәм кулын сузган ул чакта. "Семык" бәйрәмендә дә акча җыеп тапшыручылар күп булган. Күптән түгел генә Курганнан шалтыратып, Артемны тагын дәвалау курсы узарга чакырганнар. Анда бару өчен тиз арада 60 мең сум акча кирәк. Моңа юл һәм озатучыга кирәкле чыгымнар керми. Зур сумма булмаса да, Ивановлар гаиләсенең аны күтәрергә мөмкинлеге юк.
Артемның бик тә аякларына басасы, элеккеге кебек тулы канлы тормыш белән яшисе килә. Моның өчен сезнең дә ярдәм кирәк, райондашлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев