Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Көчек авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды

Юбилей медале Россия Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булдырылган

Екатерина Йосыпова, Миневафирә Гыймазетдинова, Мөкәрәмә Закирова сугыш чорында авыр эшләр башкарганнар. 

Бүген район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина Көчек авыл җирлегендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарына "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медальләре һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. 

- Сугыш вакытында сез бала гына булсагыз да, зурлар белән бер сафта эшләгәнсез. Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә! Картлыгыгызны тынычлыкта, балалар, оныклар янәшәсендә уздырырга язсын, - диде Илфат Ильясович.

Юбилей медале Россия Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булдырылган. Быел ул барлык ветераннарга – фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград блокадасында , камалышта калган Сталинград һәм Севастопольдә яшәүчеләргә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев