Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчек авылы кызы Гөлназ Шәехова Көньяк Корея университетында укый

Бүген ул – Корея Республикасы башкаласы Сеул шәһәрендә урнашкан Доксон университеты студенты

Чит илдә белем алу Гөлназның балачак хыялы була. Мәктәп елларында ук инглиз теленә басым ясап тырышып укуы, аннан Ижауның Удмурт дәүләт университетында инглиз, француз, немец телләрен тирәнтен өйрәнүе аңа чит илгә юл ача. Бүген ул – Корея Республикасы башкаласы Сеул шәһәрендә урнашкан Доксон университеты студенты.   

ЧИТ ТЕЛНЕ ЯРАТТЫМ

Инглиз теле белән Көчек мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыганда ук кызыксына башлый Гөлназ. 

–    Моңа укытучыбыз Гөлназ апа Таҗиева зур йогынты ясады дип уйлыйм. Яшь кенә булса да, ул бездә әлеге фәнгә карата кызыксыну уята алды, – ди ул. 
Кыз мәктәпне медальгә тәмамлый. Бу вакытка инде аның киләчәккә ныклы карары була: күбрәк чит телләр өйрәнергә! Шул хыялын тормышка ашыру максатыннан Ижаудагы Удмурт дәүләт университетының мультилингваль, ягъни күп телләр (француз, инглиз, немец телләре) өйрәнү факультетына укырга керә. 

–    Теләгем көчле иде, шуңа күрә миңа уку бик авыр бирелде дип уйламыйм. Әлбәттә, тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар да таләп ителде, – ди Гөлназ. 

ДҮРТ АЙГА – КОРЕЯГА

IV курста укыганда Гөлназга Корея Республикасына (халык телендә аны Көньяк Корея дип йөртәләр) бару бәхете елмая. Ул анда бару юлламасына УдГУның программа алмашу бәйгесендә катнашып җиңгәннән соң ия була. 

–    Әлеге программа нигезендә университеттан ел саен дүрт студент Кореяда белем алу бәхетенә ирешә ала, – ди Гөлназ. 

Килешү нигезендә яшәү һәм уку, ашханәдә туклану бушлай була. Уку Ижау университетында белем алган юнәлеш буенча дәвам итә. Гөлназ чит илдә сентябрьдән алып декабрь ае тәмамланганчы белем туплый. Кореяда январь, февраль – каникул. Шуңа алар январьда Россиягә кайтып китәләр. 

Әмма Япон һәм Сары диңгезләр янәшәсендә урнашкан, тау-елгаларга бай, яшеллеккә күмелгән, халыкка яшәр өчен уңайлыклары зур булган әлеге ил Гөлназны үзенә гашыйк итеп өлгергән була инде. Кыз, бирегә тагын киләчәген тоеп, юлга кузгала... 

Туган якка кайткач университетның бакалавриат өлешен тәмамлап, читтән торып магистратурага укырга керә. Башта Ижау мәктәпләренең берсендә, аннан әлеге шәһәрдәге  95нче лицейда инглиз һәм француз телләре укыта.  

Бәлки тормыш, әнә шулай, үз көенә дәвам да иткән булыр иде. Әмма Гөлназны бу гына канәгатьләндерми. Аның тагын да үсәсе, телләр өйрәнәсе килә... Иң мөһиме, аны гашыйк итеп өлгергән Корея һәрвакыт үзенә тартып, ымсындырып тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев