Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Көчек авылында яшәүче Әнвәр–Роза Хуҗахмәтовлар 47 ел сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сеңлеләре Рәмзияне тәрбиялиләр

– Әнкәй гел: “Без үлгәннән соң Рәмзия сезнең кулга кала. Берүк, аны ташламагыз”, – дия иде. Әнкәйнең васыятен үтәдек, шөкер. Рәмзияне үземнең бертуганым кебек тәрбияләп яшим, – ди Роза апа

“Без – Рәмзиясез, ул бездән башка яши алмый инде хәзер. Килен булып төшкәннән бирле бер түбә астында гомер кичерәбез. Без – бер гаилә”, – ди Роза апа. 

Әнвәр абый да, Роза апа да колхозчылар гаиләсендә туып үскәннәр. Гаилә башлыгы дүрт  балалы гаиләдән. Роза апаның кыз туганы Рәсимә бар.

–    Мин гаиләдә бердәнбер малай булсам да, армиядән кайткач өйдәгеләр шәһәргә кит, дигәннәр иде. Әмма өлкәнәеп баручы әткәй-әнкәйне калдырасым килмәде. Һәм мин бу гамәлемә бер тапкыр да үкенмәдем. Киресенчә, ярый әле, авыл тормышын сайлаганмын димен. Әгәр шәһәргә киткән булсам, авыру сеңлебез Рәмзия кем кулына калган булыр иде?.. – ди Әнвәр абый.

Роза белән өйләнешкәч тә, ишле, дус гаиләдә бербөтен булып яшиләр алар.

Рәмзия гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Акылы зәгыйфь, үсеше тоткарланган, сөйләшә алмаган кызны укырга Әгерҗедәге коррекцион мәктәпкә биргәннәр.  

–    Әнкәйнең Рәмзияне Әгерҗегә кадәр илтеп, алып кайтып йөргәннәре – әле дә истә, – ди Әнвәр абый.

Әмма әти-әни дә мәңгелек түгел шул. 1996 елда Миннәхмәт абый, 1997 елда Хәтимә апа вафат булалар.

–    Әнкәй гел: “Без үлгәннән соң Рәмзия сезнең кулга кала. Берүк, аны ташламагыз”, – дия иде. Әнкәйнең васыятен үтәдек, шөкер. Рәмзияне үземнең бертуганым кебек тәрбияләп яшим, – ди Роза апа.  

Дөрес, әти-әнисен бер-бер артлы югалтуны Рәмзия бик авыр кичерә. Бу кайгылардан соң авыруы тагын да көчәя генә. 

Шулай булуга карамастан, ул тик торуны белми. Өй эшләрендә булдыра алганча булышырга тырыша. Балалар кечкенә чакта аларга күз-колак булып торган. Аннан оныкларны үстерешергә ярдәм иткән. Кухняда савыт-сабаларны да юа, табын корырга да ярдәм итә. Мал арасында да йөрергә ярата. 

–    Без – кайда, Рәмзия – шунда. Үзе теләп эшли, шуңа күрә сүз әйтмибез, – ди Роза апа.  Бу ике хатын-кыз бер-берсенә шулкадәр ияләшкәннәр, алар хәтта табын артына да үзләре генә утырмыйлар.

–    Тәмле ашаталар, өс-башы һәрвакыт чиста, урыны түрдән. Аңа тавыш күтәргән, канәгатьсезлек белдергән беркем дә юк. Олы йөрәкле, һәрвакыт ачык йөзле, бик тә игелекле Роза апа белән Әнвәр абыйга Ходайдан озын гомер һәм сәламәтлек сорыйбыз, – ди Көчек авылында яшәүче Әнисә апа.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев