Көчек мәктәбенең театр артистлары республика фестивалендә уңыш яуладылар
“Тургай” театр коллективы “Сәйәр” театр фестивалендә икенче урынга ия булды
Мөгаллимнәр Илдар Нәбиуллин, Әлфия Шәйхетдинова җитәкчелегендәге Көчек мәктәбенең “Тургай” театры коллективы Казанда Әкият курчак театрында чыгыш ясады. Биредә “Сәйәр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале узды. Анда 336 коллектив катнашты.
Яшь артистлар Иделия Йосыпова, Әминә Галиуллина, Әминә Әхмәтшина, Индира Сундукова, Азалина Газизова Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” әсәрен тәкъдим иттеләр.
Дәрәҗәле бәйгедә алар икенче урынга лаек булдылар. Коллектив Диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев