Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кодаш авыл җирлегендә халык җыены узды

Чыгышы барышында җирлек башлыгы Фәнис Шакиров узган ел башкарылган эшләргә аерым тукталды

Кодаш авыл җирлегендә халык җыены район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов катнашында узды. Шулай ук районның төрле оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнашты. 

Чыгышы барышында җирлек башлыгы Фәнис Шакиров узган ел башкарылган эшләргә аерым тукталды. 

– Төрле программалар  ярдәме белән Иске Кызылъяр–Сарсак-Омга юлына вак таш салынды. Кодаш авылында  яңа су башнясы урнаштыру эшләре тәмамланды. Биектауда Колхозная, Сәйдәш урамнарында суүткәргечләр ремонтланды, – дип сөйләде җитәкче. 

Чыгышы белән Кыдырлы авылыннан булган игелек иясе Шамил Зәитовның матди ярдәме белән, шулай ук әлеге авылда туып-үскән Данис Кәримов оештыруында әлеге авыл зираты яңа койма белән әйләндереп алынган. Читтә яшәүче кыдырлылар тырышлыгы белән авыл чишмәсе төзекләндерелеп тәртипкә китерелгән. Чишмә төзекләндерү кебек изге эш Кодаш авылында да башланып киткән. 

Үзара салым акчалары янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл зиратларын тәртиптә тоту, суүткәргечләрне ремонтлау, урам юлларын ремонтлау һәм тәртиптә тоту кебек мөһим эшләргә тотылган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчылары елы уңаеннан Биектауда яңа һәйкәл торгызылган. Агымдагы елда да әлеге акчаларны халык яшәеше өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә тоту планлаштырыла. 

Илгиз Хәйдәрович чыгышында районның 2025 елдагы эшчәнлеге яктыртылып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Биектау фельдшерлык-акушерлык пункты җитәкчесе Алия Галиуллина район үзәк хастаханәсенең, җирле фельдшерлык-акушерлык пунктының узган елдагы эшчәнлегенә тукталды. Үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, халыкның сәламәтлеге сагында тору кебек мөһим бурычка җаваплы карашы өчен җыенда катнашучылар арасынан аның үзенә дә рәхмәт сүзләре әйтүчеләр булды.

Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды. Кодаш авылында 50 ел бергә үрнәк гаилә булып яшәүче Хәйдәр-Лилия Гайнуллиннарга җитәкчеләр район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.Биектаудан түгәрәк гомер бәйрәмен каршы алган Венера Ясәвиева ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев