Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кодаш авылында “Ядкяр” проектын тормышка ашыруга багышланган очрашу узды

Чарада Казан кунаклары катнашты

Кодаш авылында “Ядкяр” проектын тормышка ашыруга багышланган очрашу узды. Анда Казан кунаклары – ТР Дәүләт архивының генеалогик характердагы сорауларны үтәү буенча бүлек җитәкчесе Лилия Нәҗипова һәм ТР Дәүләт комитетының архив эше буенча архив документларын һәм халыкара элемтәләрне фәнни куллану бүлеге өлкән белгече Айсылу Галиева катнаштылар.

Алар әлеге проектны тормышка ашыруның мөһимлеге, нечкәлекләре турында сөйләделәр.  

Очрашуда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин сәламләде. Туган төбәк тарихы белән кызыксынучылар – Кодаш авыл музее активистлары Гөлнар Сәләхиева һәм Рима Исламова, туган авылы Биектау тарихын язган Эльза Сибгатова, туган як тарихы белән бәйле бик күп китаплар авторы Ромель Мәннапов очрашуда катнашучыларга нәсел-нәсәпне барлау, шәҗәрә төзү белән бәйле чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Очрашуда катнашучылар нәсел шәҗәрәсен төзү белән бәйле сорауларын да җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев