Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кодаш авылы мәктәбендә музей эшли

"Тарихны барлау - бик кызыклы һәм мавыктыргыч эш икән. Тарих дөньясына бер кереп киткәч, һич аерылып булмый", - диләр Кодаш мәктәбе бинасының бер өлешендә музей булдырып, бүген шунда экспонат туплау белән шөгыльләнүче лаеклы ялдагы ханымнар. Аларның бу эш белән шөгыльләнә башлауларына ике-өч ел гына әле. Мин башлангыч мәктәптә әйләнә-тирә дөнья...

"Тарихны барлау - бик кызыклы һәм мавыктыргыч эш икән. Тарих дөньясына бер кереп киткәч, һич аерылып булмый", - диләр Кодаш мәктәбе бинасының бер өлешендә музей булдырып, бүген шунда экспонат туплау белән шөгыльләнүче лаеклы ялдагы ханымнар.

Аларның бу эш белән шөгыльләнә башлауларына ике-өч ел гына әле.

  • Мин башлангыч мәктәптә әйләнә-тирә дөнья фәнен укыттым. Анда тарих, авылдагы хезмәтләр, эш кораллары турында күп темалар бар. Әлеге бүлекне өйрәнгәндә күрсәтергә дип туган авылым Исәнбайдагы төп йорттан кәрәчин лампасы, күмер чүлмәге, кисәү агачы, ипи көрәге, ухват, ушма, җилпуч, каба, орчык кебек әйберләр алып килдем. Аларны балаларның бик кызыксынып күзәтүен күрдем дә, экспонатларны тагын да тулындыру теләге туды. Минем шундый хыялым барлыгын белеп, Кодаш халкы да үзләрендә сакланган бишек, туку станы, чиккән сөлгеләр, төрле эшләнмәләр, эш кораллары һәм башка шундый элеккеге әйберләрне алып килделәр. Менә шуннан башланып китте инде, - дип сөйли әлеге эшләрнең башында торучы Гөлнар Сәләхиева.

Аңа авылдашы Римма ханым Исламова да кушыла.

  • Мин гомер буе "Алга"да эшләгән колхозчылар турында мәгълүматлар туплау турында хыялландым. Колхозлар таркалгач, әлеге ният тагын да көчәйде. Теләктәшләр дә табылгач, бу эшкә аеруча дәртләнеп тотындым, - ди үзе дә гомер буе әлеге колхоз бухгалтериясендә хезмәт куйган Римма ханым.

Бүген алар сафында Лилия Гайнуллина, Асия Хәбибуллина, Фәридә Галиуллина, Рәзилә Галиева, Филисә Ситдыйкова кебек гомерләрен шушы авылда эшләүгә багышлаган хөрмәтле ханымнар да бар.

Уртак тырышлык белән элеккеге татар өенең эчке күренешен җиһазландырганнар, бик күп эш кораллары, савыт-сабалар туплаганнар. Колхозчылар турында да байтак кына материаллар булдырганнар инде.

  • Башта өйдән-өйгә кереп фотолар җыйдык, әле хәзер дә бу эшне дәвам итәбез. Аннан Әгерҗе архив бүлегенә барып, "Алга", "Бүләк" (Кодаш), "Сталин" (Биектау), "Калинин", "1нче Май" (Кыдырлы, Тат.Тансар), "Яңа тау" (Яңа Кызылъяр), "Кызыл тау" (Иске Кызылъяр), "Победа" (Казанский пос.) колхозчылары турында район газетасында 50нче еллардан башлап дөнья күргән язмаларны барладык. 400-500ләп мәкалә табылды. Аларның күчермәләрен ясаттык, - ди Римма ханым.

Моның белән бергә, Кодаш мәктәбе һәм авылы тарихын барлау, күрше-тирәдәге Биектау, Кыдырлы, Иске һәм Яңа Кызылъяр авыллары, Казанский поселогында (халык телендә - Чумарлык) туып, бүген читтә яшәүче якташлары белән элемтәләр булдыру өстендә дә эшлиләр алар.

  • Атнага бер, кайчак ике тапкыр музейда җыелабыз. Эшкә баргандай ашкынып киләбез. Барган саен үзебез өчен ниндидер яңалык белеп кайтабыз. Бик ошый безгә бу эш, - диләр әлеге ханымнар.

Аларның бу гамәлләрен авылдашлары да хуплый.

  • Ярдәм итәргә ашкынып торучылар да күп. Әйтик, кадак-чүкеч белән эшләргә кирәк булганда Илдар Галиев, Рафинат Таҗиев килеп җитәләр, башка авылдашлар да бик теләп ярдәм итәләр, - диләр алар.

Киләчәктә авыллар тарихына, данлыклы колхозчыларга багышланган стендлар ясау хыялы белән яналар. "Ак калфак" оешмасының бүлекчәсен оештыру теләкләре дә бар.

Авылда яшәүче лаеклы ялдагы ханымнарның мондый күркәм ниятләренә "афәрин" диясе генә кала. Тарихны барлаулары киләчәк өчен бик тә кирәкле булса, очрашып аралашулары, авылдашларын олы хөрмәт белән күңелләре аша уздырулары - үзе бер саваплы гамәл бит.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев