Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кодаш авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды

Бүген Кодаш авыл җирлегенә караган Кодаш һәм Биектау авылларында 9 Май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды.

Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

  • Кызганычка каршы, безнең җирлектә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Әмма сугыш елларында сез күрсәткән батырлыкны безнең онытырга хакыбыз юк, – диде Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Тирсә мәктәбе укучыларының чыгышлары да күңелгә үтеп керердәй булды. Бөек Ватан сугышында башларын салган, хәбәрсез югалганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салганда күпләрнең күзендә яшь җемелдәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев