“Кояшлы” малай Ислам – спортчы да, биюче дә
Ислам – әлеге гаиләдә көтеп алынган малай
Төпчек уллары Ислам тугач Кадыбашта гомер кичерүче Хәлил–Гөлия ЗАКИРОВларның яшәү рәвешләре тулысынча үзгәрә. Алар бар тормышларын Даун синдромы белән дөньяга килгән улларына багышлыйлар.
Ислам – әлеге гаиләдә көтеп алынган малай. Ике кыз – Диләрә белән Ләйсәннән соң әти-әнисе аны нәсел дәвамчысы, олыгайган көннәрендә олы терәгебез булыр дип зарыгып көтәләр. Әмма бала башкаларга охшамаган булып туа. Анализлар тапшырганнан соң Исламның авыру икәнлеге ачыклана.
– Менә шул мизгелдә безнең өчен яшәү тукталды. Депрессиягә бирелдем. Башта мең төрле уй кайнады. Бала йөрерме, күрерме, ишетерме кебек сораулар һич тынгылык бирмәде, – ди Гөлия ханым.
Әмма берни эшләп тә, башны ташка орып та булмый. Артка юл юк. Ничек тә язмыш сынавы белән килешеп алга барырга кирәк. Закировлар шулай эшлиләр дә.
Даун синдромлы авыру турында ишетеп кенә белгән, андый балаларны тәрбияләү нечкәлекләрен бөтенләй аңламаган ир белән хатын бу вакытта бер-берсенә зур таяныч булалар.
– Безгә интернет та зур ярдәм итте. Төрле сайтлардан мондый диагнозлы балаларны тәрбияләү буенча бик күп язмалар, киңәшләр укыдык, – ди Гөлия апа.
“Даун синдромлы балаларны ничек йөртергә өйрәтергә“ дигән китапның хәтта һәр җөмләсендә тирән мәгънә ятканлыгына да төшенәләр алар.
– Бала утырыр вакытка җитте, ә ул утырмый. Нишләргә? Белгечләргә шалтыратам. Алар киңәш бирәләр. Аягына басарга тиеш. Басмый. Тагын телефонга үреләм. Белгечләр әлеге китапның нәкъ менә шул турыда язылган өлешен кат-кат укырга киңәш итәләр. Укыйм, аңлыйм, ни кушканнар – шуны эшлибез.
Файдасы бик зур булды. Улыбыз утырды да, тәпи дә йөреп китте, – ди Гөлия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев