«Көмеш телле гармун» халык ансамбле диплом белән бүләкләнде
Ансамбль «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә лаурет исемен яулады
Кичә Республика көне уңаеннан башкалабыз Казанда күпсанлы мәдәни чаралар узды. Шуларның берсе - "Уйнагыз, гармуннар" фестивале. Анда, матур традиция буенча, Әгерҗе районыннан Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге "Көмеш телле гармун" халык ансамбле катнашты.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча ансамбль лаурет исемен яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев