Конференция кунаклары Иж-Бубыйда тарихи биналарны карадылар
Конференция башланганчы Иж-Бубыйга җыелган кунакларны әлеге авылдагы тарихи биналар белән таныштырдылар.
Алар Иж-Бубыйның данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов 1895 елда салдырган мәчеттә, бертуган Бубилар яшәгән йортта, Иж-Бубый авыл тарихы музее урнашкан гамәлдәге мәчеттә булдылар. Элек анда Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты урнашкан булган. Габдулла Буби, аның әнисе Бадрелбәнат, әтисе Габделгалләм каберләрен зиярәт кылдылар. Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов истәлегенә торгызылучы бинада намаз укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев