Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Котыру чиренә каршы – вакцина

Үлем белән тәмамланырга мөмкин

Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре урман буйларына, чокырларга кыргый җәнлекләр өчен котыру чиреннән вакциналы брикетлар тараталар. 

Әлеге брикетлардагы вакцина составы хайваннар өчен куркынычсыз. Ул сөяк оныннан, терлек маеннан һәм парафиннан тора. Әлеге алдавыч җимне ашаганнан соң җәнлекләрдә котыру чиренә каршы 12 айга иммунитет барлыкка килә. Хайван берничә брикет ашаган очракта да аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. 

Котыру – үлем куркынычы тудыра торган авыру ул. Чирне таратучылар булып, нигездә, төлкеләр, янутлар, этләр, тычкансыман кимерүчеләр тора. 

Котыру чире йорт хайваннарына гына түгел, кешеләргә дә куркыныч тудыра. Хайван ташланган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тешләгәндә вирус канга эләгә, баш миенә барып җитеп тулаем нерв системасын зарарлый. Әгәр вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, үлем белән тәмамланырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев