Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Күп балалы әгерҗелеләр пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак

Пенсиягә чыгу вакыты балалар саныннан чыгып исәпләнәчәк

Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.

ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйле булачак.

«Өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Тиешле вакыт өч елга кими. Дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга. Билгеләнгән яшь 10 елга кими», — диелә Пенсия фонды сайтында.

Бер яки ике бала тапкан хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү каралмаган, алар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш.

Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт—ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару. Тиешле күләмдә иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгыннан башка да ташламаларга дәгъва итү мөмкин түгел. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-11-2021/k-p-balaly-analar-pensiyag-50-yasht-chyga-alachak-5843115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев