Күп тапкырлар Сабантуй батыры булып калган Исәнбай авылы пәһлеваны Илшат Каеровка багышлана
Батырның да егылыр чагы була Батырның да егылыр чагы була, Җиңелгәне була тормышта. Әйтмәсен лә беркем, егылмамын, Җиңелмәмен диеп ялгыш та! Батырның да елар чагы була, Үксегәне була ачынып. Күз яшьләрен сөрткән чагы була, Күрсәтмичә генә... качырып. Батырның да була үз догасы Сөлгеләрне урап тотканда. Үз сакчысы - фәрештәсе була...
Батырның да егылыр чагы була
Батырның да егылыр чагы була,
Җиңелгәне була тормышта.
Әйтмәсен лә беркем, егылмамын,
Җиңелмәмен диеп ялгыш та!
Батырның да елар чагы була,
Үксегәне була ачынып.
Күз яшьләрен сөрткән чагы була,
Күрсәтмичә генә... качырып.
Батырның да була үз догасы
Сөлгеләрне урап тотканда.
Үз сакчысы - фәрештәсе була
Мәйданнардан җиңеп чыкканда.
Батырның да күңеле йомшап китә,
Сыенасы килеп әнигә.
Аһ, батырлар мәйдан тоткан чакта
Ни кичерә газиз әниләр?!
Батырлар ул һәрчак горур була,
Җиңелмәсен белә... шулай да...
Күрәсезме, бирешкән бит батыр
Менә шундый нәни малайга!
Көлә-көлә егылган бит батыр,
Тастымалы төшкән кулыннан.
Җиңелгән ул өмете - киләчәктә
Батыр булыр нәни улыннан!
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев