Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Красный борда сезне көтәләр

Ямьле җәй айларында гүзәл табигать кочагында, Чулман елгасы буенда урнашкан Красный бор тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итеп сәламәтлегегезне ныгытасыгыз киләме? Халыкны социаль яклау үзәге пенсионерлар һәм инвалидлар өчен шундый мөмкинлек тудыра. 16 майдан 31енә, 1 июньнән 15енә, 17 июньнән 1 июльгә, 2сеннән 16сына, 18еннән 1 августка кадәр 15 көн дәвамында бүлекчәдә...

Ямьле җәй айларында гүзәл табигать кочагында, Чулман елгасы буенда урнашкан Красный бор тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итеп сәламәтлегегезне ныгытасыгыз киләме?
Халыкны социаль яклау үзәге пенсионерлар һәм инвалидлар өчен шундый мөмкинлек тудыра. 16 майдан 31енә, 1 июньнән 15енә, 17 июньнән 1 июльгә, 2сеннән 16сына, 18еннән 1 августка кадәр 15 көн дәвамында бүлекчәдә тернәкләндерү узарга мөмкин. Биредә 4 тапкыр ашаталар, төрле күңел ачу чаралары оештыралар. Психолог киңәше һәм терапевт ярдәме дә - бары тик сезнең өчен. Шулай ук дәвалау физкультурасы, скандинавча йөрү, массаж, физиотерапия процедуралары, фитобар, кислород коктейльләре, нарат урманында йөрү дә бары файдага гына булачак. Ә иң мөһиме биредә игътибарлы, ягымлы һәм сезнең турыда кайгыртучан хезмәткәрләр генә эшли. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев