Красный Борда Яңа елга зур әзерлек бара
Бер генә авыл җирлегенә дә красныйборлыларны узып Яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесендә җиңү яулау насыйп булмады әле
Бер генә авыл җирлегенә дә красныйборлыларны узып Яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесендә җиңү яулау насыйп булмады әле. Ә менә аларның бу эштә билгеле системалары булдырылган инде.
Иң элек оештыру киңәшмәсе уздырып, анда депутатларны һәм оешма җитәкчеләрен чакыралар.
– Башта ничек бизәү турында фикер алышабыз. Бердәм стиль булдыру өчен тулаем картинаны күзалларга тырышабыз. Аннан кемнең нәрсә эшләячәген бүлешәбез. Хезмәт коллективларына, авыл халкына мөрәҗәгать итәбез, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Елена Яковлева.
Кама янәшәдә генә булганлыктан, биредә боздан әкият ясамый булмый, әлбәттә. Шуңа күрә ир-атлар боз кисү өчен елгага юл алалар. Ә хатын-кызлар кардан сыннар ясыйлар.
Үзәк мәйданны бизәүдә күпләр катнаша. “Дубрава” тернәкләндерү үзәге, балалар бакчасы коллективлары аеруча актив. Идарәче компаниянең урындагы филиалы һәм “Шуныт” җәмгыяте коллективлары да ел саен ярдәмгә килә. Ә мәктәп коллективы үз территориясен бизи.
Боздан фигураларга килгәндә, узган ел күбесен җирле оста Виталий Коробейников, бер өлешен активист Сергей Сайранов җитәкчелегендә төзүчеләр бригадасы кискән. Быел да әлеге осталар бу эштән читтә калмас.
Сүз уңаеннан, быел Кама елгасы соң туңган. Анда ун көнләп элек кенә көймәдә йөзгәннәр. Шуңа күрә шәһәрчек өчен боз әзерләү эшенә әле бу атнада гына керешкәннәр. Кардан сыннар ясау өчен дә салкын булды. Бәйрәмгә кадәр вакыт бар әле. Мәйданны бизәү өчен тулаем ике-дүрт көн вакыт китә, диләр.
Красныйборлыларның бу юлы нинди Яңа ел сюрпризы әзерләүләрен тулысынча ачып бетермибез. Әмма боздан матур әкият көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев