Красный борда мунча ачылды
Бүген Красный борда күптән көтелгән вакыйга булды: авылда мунча ачылды. Аны төзекләндерүчеләр - шушы авылда туып-үскән Решетниковлар һәм Петровлар гаиләләре. Район башлыгы Валерий Макаров красныйборлыларны әлеге уңайдан котлап, эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде һәм халыкның актив булып мунчага йөрүен теләде. - Мунча - сәламәтлек, тән сихәте бит ул. Биредә мунча ачу турында...
Бүген Красный борда күптән көтелгән вакыйга булды: авылда мунча ачылды. Аны төзекләндерүчеләр - шушы авылда туып-үскән Решетниковлар һәм Петровлар гаиләләре.
Район башлыгы Валерий Макаров красныйборлыларны әлеге уңайдан котлап, эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде һәм халыкның актив булып мунчага йөрүен теләде.
- Мунча - сәламәтлек, тән сихәте бит ул. Биредә мунча ачу турында без кайчаннан бирле хыялландык. Гражданнар җыеннарында да халык гел шушы проблеманы күтәрә торган иде. Ниһаять, бу проблемага чишелеп табылды. Инде рәхәтләнеп мунчага йөрегез, - диде район башлыгы.
Кызыл тасманы кискәннән соң халык бердәм булып мунчага үтте һәм андагы матурлыкка, ремонтның югары зәвык белән башкарылуына "аһ" итте. Мунча инде иртәгәдән эшли башлый. Рәхим итегез, красныйборлылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев