Красный борда Кама елгасы буенда рәссамнар белән очрашу узачак
Яшәеш

Красный борда Кама елгасы буенда рәссамнар белән очрашу узачак

Алар районыбызның иң матур урыннарын картиналарга төшерәләр

Бу көннәрдә Әгерҗе районында Россиянең төрле шәһәрләреннән 20дән артык танылган рәссам катнашында пленэр уза. 

Алар районыбызның иң матур урыннарын картиналарга төшерәләр. 21 августта сәгать 9да Красный борда Кама елгасы буенда рәссамнар райондашлар һәм кунаклар өчен мастер-класс уздыралар.

26 августта Иж-Бубыйда яңа ачылган Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йортында рәссамнарның эшләреннән күргәзмә дә эшләячәк. 
 


Нет комментариев