Красный борда яшәүче Яхъя бабай гомер көзендә дә актив яшәү рәвеше алып бара
Яхъя – аңа халык кушкан исем. Документларда Яйла Ишиков ул. Туган елы – 1926, документларда 6ны әйләндереп 9 дип язганнар. Хәзер 1929 елгы булып йөри. Язмышындагы мондый “алай түгел, болай ул“лар бик күп әле аның.
БИОГРАФИЯДӘН ЮЛЛАР
Яхъя абый Грузиядә туып-үскән, Үзбәкстанда яшәгән. 9 айлык чагында әнисе дөнья куйган. Әнисенең абыйсы Бекер гаиләсендә үсә малай. Репрессияләр башлангач, 14 яшьлек яшүсмерне лагерьга озаталар. 10 ел гомерен шунда уздырырга мәҗбүр була. Язмыш сынаулары моның белән генә бетми: 55 яшендә илләрендә чуалышлар башлангач, тормыш иптәше Наҗиянең әнисе янына –Уразай авылына күченеп кайта. 30 ел шунда яшиләр. Тормыш иптәше вафат булып биш ел ялгыз яшәгәннән соң Асия апа белән кавышып, Красный борга күченәләр.
УРМАН – ЯШӘҮ АЛАНЫ
Ул еллар сызган тормыш юлын салмак кына атлап, шаулы тормыш эчендә яши. Руль артында да – үзе. Язын, җәен, көзен урманга йөри. Шунда үлән, чәчәк, яфрак, тамырлар җыя. Аларны алып кайтып, юып, чистартып, киптереп, кичләрен иттарткычтан чыгарып, төнәтмәләр ясый. Алар турында мәгълүматларны өйрәнеп, аерым дәфтәргә теркәп бара. Аңа мөрәҗәгать итүчеләргә җентекләп барысын да аңлата. Килгән һәр кешене бик игътибар белән тыңлый. Ә килүчеләр бик күп аңа: Чаллы, Алабуга, Казан, Ижау, Оренбург, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Түбән Тагил, хәтта Якутиядән...
ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ
Шушы күп вакытны ала торган шөгыле өстенә, чын авыл тормышы белән дә яшиләр алар тормыш иптәше Асия ханым белән. Күп итеп сарык асрыйлар, бакча тутырып бәрәңге утырталар. Җиләк-җимеш агачлары күп, виноградка кадәр үстерәләр. Әстерхан чикләвеге, тут агачы, карга миләше, кизил үсә бакчаларында.
КИҢ КҮҢЕЛДӘ – БАЙ ИМАН
Яхъя абый беркайчан да тормыштан зарланмый, уфтанмый, Ходайга шөкер итеп, һәр нәрсәдән тәм табып матур итеп яши белә. Мәчет сукмагына да тузан төшерми. Уразайда мәчет төзегәндә, зират коймалары яңартканда да аның булышлыгы зур була. Красный бордагы мәчет төзелешенә хәйриячелек ярдәме күрсәтә ул. Ел саен корбан чала. Һәр көнне дога белән каршы ала.
ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЕ
Озак яшәү сере дигәндә, еллар санын гына күзаллау дөрес үк түгелдер, минемчә. Аны ничек үткәрәсең бит әле?! Үзеңне-үзең карый алмыйча ятасыңмы, әзер табынга көчкә килеп утырасыңмы, әллә Яхъя абый кебек актив тормыш алып барып, кешеләргә файда китереп, аларның рәхмәтенә күмелеп бәхетле гомер кичерәсеңме... Табигать белән бербөтен булып яшәүче язмам героеның бабасы да 128 (!) яшенә кадәр җитеп дөнья куйган. Озак яшәүне нәселгә генә сылтамыйча, актив яшәүгә да бәйле икәненә Яхъя абый үрнәгендә инанып кайттым мин Красный бордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев