Күрше Удмуртиядә Сабан туена багышланган шигырьләр һәм җырлар бәйгесе була
Җиңүчеләр Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясый алачак.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы укучылары арасында Сабан туйга багышлап бәйге уздыра. Бу хакта Удмуртия татарларының милли-мәдәи автономиясе хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен милли бәйрәмгә багышланган шигырьләр һәм җырларны аудио яисә видео тасмага яздырып, "Яңарыш" газетасы редакцияснә юллау шарт.
Бәйгедә 28 июньгә кадәр катнашырга мөмкин. Җиңүчеләр 30 июньдә Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясау хокукы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев