Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күбрәк беләсебез килә

Узган атнада Пенсия фонды идарәсендә 50 пенсионерга компьютер курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар. "Өченче буын университеты" программасы буенча өлкәннәр 2нче, 4нче мәктәпләрдә, 1нче гимназиядә компьютер серләренә төшенделәр. Укытучылары Ринат Тимербаев, Энҗе Зарипова, Гөлнара Ишпаевага пенсионер укучылар тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. "Безгә сезне өйрәтүе авыр булмады. Сез кызыксынучан, тырыш, түземле булдыгыз", -...

Узган атнада Пенсия фонды идарәсендә 50 пенсионерга компьютер курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар.
"Өченче буын университеты" программасы буенча өлкәннәр 2нче, 4нче мәктәпләрдә, 1нче гимназиядә компьютер серләренә төшенделәр. Укытучылары Ринат Тимербаев, Энҗе Зарипова, Гөлнара Ишпаевага пенсионер укучылар тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. "Безгә сезне өйрәтүе авыр булмады. Сез кызыксынучан, тырыш, түземле булдыгыз", - диделәр мөгаллимнәре өлкәннәргә.
"Хәзер үткән елларны күз алдына китерәм дә без ничек компьютерсыз яшәдек икән дип уйлап куям. Менә бит компьютер "телен" өйрәнгәч Америкада яшәүче оныгым белән дә скайп аша гына аралашам. Нинди заманда яшибез!" - диде Татьяна Власова.
Сертификатлар алган көнне өлкәннәр курсларның тагын кайчан булачагы турында да кызыксындылар. "Безнең тагын да күбрәк өйрәнәсе, беләсе килә", - диделәр алар. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова, Пенсионерлар союзы рәисе Гөлшат Исмәгыйлева, алар өчен киләчәктә тагын да курслар оештырачакларына ышандырдылар. Картлыкка бирешмичә заман белән бергә атлаучы пенсионерларыбыз киләчәктә инглиз телен, хокукларыбыз турында да өйрәнерләр, кул эшләре серләренә төшенерләр әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев