Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Кукмара-информ» һәм «Кукмара-24» телекомпанияләре яңа офиска күчтеләр

Биредә Кукмара телевидениесе, район газетасы редакциясе урнашкан, киләчәктә «Кукмара авазы» радиосы да күчәчәк.

Бүген Кукмарада тантаналы вакыйга – “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте филиалы булган «Кукмара-информ», шулай ук «Кукмара-24» телекомпаниясенең яңа бинасы ачылды.

Әлеге чарада медиахолдинг һәм Татарстан телекомпанияләре, Кукмара районы җитәкчеләре, районның каләм осталары катнашты.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев тәкъдиме ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “ТАТМЕДИА“ республика агентлыгы ярдәме белән ачылган “Кукмара 24“ телекомпаниясендә беренче эфир быелның май аенда булган. Ул кабельләр челтәрендә “Татарстан-24“ каналында күрсәтә. “Кукмара 24“ телекомпаниясе Кукмара районындагы мөһим вакыйгаларны һәм халыкны борчыган проблемаларны яктыртуны төп бурыч итеп куя.

“Хезмәт даны“ редакциясендә эшләүчеләр өчен дә бу көн тарихи әһәмияткә ия. 90 еллык бай тарихы булган район газетасы капиталь төзекләндерелгән әлеге бинага күчте. Хәзергә  биредә Кукмара телевидениесе, район газетасы редакциясе урнашкан. Киләчәктә “Кукмара авазы“ радиосы да күчәчәк дип хәбәр иттеләр.

Яңа бинада эш өчен бөтен шартлар тудырылган. Биредә телевидение һәм радиостудияләр, архив, төбәк журналистикасы музее өчен бина да бар. Эш өчен кирәкле барлык җиһазлар да өр-яңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев