Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Күлмәксез кызлар үсә..

Ак калфак сәхифәсе

Сәүдә үзәгендәге балалар киеме бүлегендә бер хатын 8-9 яшьлек кызны күлмәк киеп карарга кыстый. Тегесенең кирелеге йөзенә чыккан. Урысчалатып:

– Әби, мин беркайчан да күлмәк кимәячәкмен. Киеп тә карамыйм. Әнә, әбиләр кисен күлмәк. Күлмәк кию хәзер модно түгел! – диде дә чыгып китте.

– Туган көне җитә. Матур күлмәк бүләк итәсем килгән иде. Кара инде бу замана балаларын... Мәктәп формасын да еламсырап кына кия. "Укытучы апа үзе гел чалбардан йөри. Ә без күлмәк кияргә тиешмени", дип кенә әйтә. Бу балага күлмәк кидерә алмабыз микәнни соң, ә? – дип ханым, борчылып, оныгы артыннан китте.

... Әйе, бу әбинең борчылуын бик аңлыйм. Күпләребез өчен таныш күренеш бу. Урамда күлмәк кигән кыз күрсәм, сокланып борылып карап калам.  Әмма... күлмәкле кызлар бик сирәк хәзер. Күбесенең гардеробында бер күлмәк тә булмаган укучы кызларны беләм. "Күлмәк кию – ул искелек калдыгы", дип һушны ала кайберләре. Ә бит зифа гәүдәле татар кызларына күлмәк ничек килешә?! Монда әле милли күлмәк турында сүз дә бармый. Кибеттәгесен дә кидереп булмаганда, кая ул татарның милли бизәкле күлмәкләрен кидерү...

Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә, заманга ияреп, шундый "үрнәк" күрсәтәбез бит кызларга. Дөрес, чалбар бик уңайлы. Әмма һәр киемнең үз урыны бар бит. Мәҗлесләргә, татар концертларына гәүдәләренә килешле күлмәктән килгән хатын-кызларга сокланып карап тору ук рәхәт. Миллилекне югалтмасак иде әбиләр, әниләр, апалар, кызлар... Әллә нинди модалы чалбар булса да, кичә-мәҗлесләргә, концертларга, укытучылар татар теле, әдәбият дәресләренә күлмәк, блузка-итәктән килсеннәр иде...

Рәмзия ЗАРИПОВА. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев