Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсенең 25 еллыгы узды

Үзәк китапханәгә каләм осталары җыелды

Үзәк китапханәдә районыбыз каләм осталары белән “Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсенең 25 еллык юбилеена багышланган кичә узды. 
Иҗат әһелләре үзләре язган шигырьләрне укыдылар, җырлар яңгырады. Мәрхүм каләм осталарын искә алдылар. 

Берләшмә җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова быел юбилейларын билгеләп үткән Әгерҗедән Асия Корбангалиева, Фәридә Айдарова, Исәнбайдан Әлфирә Низамова, Гүзәлия Исмәгыйлевага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы баш мөхәррире Дания Абзалиева матбугат ветераннары Рәмзия Зарипова, Асия Корбангалиева, иң актив хәбәрче Әлфирә Низамованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Фотолар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев