Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күпбалалы ата-аналар һәм пенсионерлар өчен сөенечле яңалык бар

Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза

1 июльдән күпбалалы ата-аналарны, пенсионерлар, инвалидлар һәм ветераннарны торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә комиссияләрдән азат итәчәкләр.

Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза. “Коммуналь түләүләр – мәҗбүри айлык чыгымнарның бер өлеше. Күпләргә аларны түләгәндә комиссия өчен дә акча чыгару авырга туры килә. Бу социаль ярдәмгә мохтаҗларга кагылып, аларга чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирәчәк”, — дип язган ул.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы Рәисе сүзләренә караганда, 25 июльдән мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге бирердәй закон үз көченә керә. Хәзер банклар шикле акча күчерүләрне җентекләбрәк тикшереп, клиентларының акчасын урламасыннар өчен, кирәкле чаралар күрергә тиеш булачак.

Володин искәртеп үткәнчә, әлеге бурычларына җавапсыз караучы кредит оешмаларына урланган акчаны компенсацияләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта 1 июльдән социаль ярдәм чаралары алу җиңеләя. Моңа үзәкләштерелгән бердәм цифрлы платформа ярдәм итәчәк. Анда кешеләрне күпбалалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, ятим балалар, радиация йогынтысыннан зыян күргән затлар исәбенә кертү турында барлык мәгълүматлар тупланачак.

Моннан тыш июльдә кредитлар буенча бурычны түләү тәртибен үзгәртү, иҗтимагый экологик контрольлекне камилләштерү, банкротлык процедурасын гадиләштерү турында законнар үз көченә керә. Тагын бер яңалык – дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары клиентларына тупланма турында хәбәр итә башлаячаклар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/146006/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев