Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күренекле бакчачыдан – бүләк

Танылган галим, бакчачы, әдип Фарсель ЗЫЯТДИНОВ исеме бакча үстерүчеләргә яхшы таныш. ТНВ каналындагы "Хәерле иртә" тапшыруында, һәр якшәмбе саен "Болгар" радиосында ул бакчачыларның күптөрле сорауларына җавап биреп, киңәшләре белән төрле яшелчә, җиләк-җимештән мул уңыш алу серләренә өйрәтә. Фарсель ага үзе әйтмешли, аның адресына халыктан бакча үстерү серләрен уртаклашуын сораган хатлар...

Танылган галим, бакчачы, әдип Фарсель ЗЫЯТДИНОВ исеме бакча үстерүчеләргә яхшы таныш. ТНВ каналындагы "Хәерле иртә" тапшыруында, һәр якшәмбе саен "Болгар" радиосында ул бакчачыларның күптөрле сорауларына җавап биреп, киңәшләре белән төрле яшелчә, җиләк-җимештән мул уңыш алу серләренә өйрәтә. Фарсель ага үзе әйтмешли, аның адресына халыктан бакча үстерү серләрен уртаклашуын сораган хатлар бик күп килә. Шуларны истә тотып, күренекле бакчачы халык өчен бик тә кирәкле, файдалы ике китап нәшер итте.
Аның берсе - "Ямь һәм тәм яки безнең бакча". Бу китапта автор җиләк-җимеш бакчасы үстерү, җиләк культураларының сортлары, ашламалар куллану, бүлмәдә кышкы бакча булдыру буенча бик күп файдалы киңәшләр бирә. Бакча үстерүчеләрдән килгән бик күп сорауларга җаваплары да, бакчачы календаре да һәркем өчен файдалы булыр.
Танылган бакчачының бу китабы дөнья күргәч, бакча яратучылардан яшелчә үстерү турында да шундый файдалы китап чыгаруын сорап хатлар агыла башлый. Шулай итеп, халык соравын истә тотып икенче китап дөньяга килә.
Фарсель Зыятдиновның ул китабы "Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы" дип атала. Бу китап яшелчә бакчасындагы агротехник чараларга, ачык һәм ябык грунтта яшелчә үстерүгә, яшелчәләрне эшкәртү һәм саклау серләренә багышлана. Әлеге китабында да автор дистәләгән сорауларга җавап бирә.
Күпләрегезнең йорт янында яки читтә шәхси бакчасы бардыр. Ничек кенә тырышсак та кайчакта яшелчә һәм җиләк-җимештән мул уңыш алып булмый. Бигрәк тә бакча үстерә башлаучыларның башында мең төрле сорау була. Фарсель аганың бу ике китабы да сезгә бакча үстерүнең серләренә төшенергә ярдәм итәр, бик күп сорауларыгызга биредә җавап табарсыз дип ышанабыз. Фарсель Зыятдиновның ике китабы да һәр бакчачының өстәл китабы булганда бакчагызда мул уңыш озак көттермәс.
Җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерүгә багышланган әлеге китапларны "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев